Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкын кайсы товарларның сыйфаты беренче чиратта кызыксындыра?

Кулланучыларның техник регламентлар таләпләренә туры килә торган продукция сатып алуга хокукын гамәлгә ашыруга өстәмә гарантияләрне тәэмин итү, республика кулланучылар базарында сатыла торган сыйфатсыз товарларны ачыклау, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау, гадел җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан бәйсез чагыштырма экспертизалар һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.


 

Монда  социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары да кертелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты хәбәр итә.

Бәйсез чагыштырма экспертиза нәтиҗәләре порталда урнаштырыла, портал адресы: «tatzpp.ru «дегустация һәм товарларга экспертиза нәтиҗәләре» бүлегендә.

2023 елда республика кулланучылар базарында сатыла торган продукциянең сыйфатына чагыштырма тикшеренүләр һәм бәйсез куллану экспертизалары үткәрү өчен азык-төлек товарлары исемлеген формалаштыру өчен, Татарстан халкыннан теләк-тәкъдимнәрен  tatzpp.kazan@tatar.ru адресына 15 октябрьгә кадәр җибәрүләрен сорыйлар.

 

фото: https://www.tatzpp.ru/news/72573/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев