Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкына грипптан тыш нинди авырулар яный

Эксперт соңгы вакытта коронавирус һәм кызамыкның актив булуы, шулай ук кызылча - краснуха авыруының нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйли.

Коронавирусны әле һаман да йоктыралар, дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авыру үсеше алдагы атнадан бер ярым тапкырга арткан. Коронавирус очракларының 98 процентында ОРВИ тибындагы кискен респиратор инфекцияләр китереп чыгара.

«Омикрон» штаммы буенча материаллар җыюны һәм профильле тикшеренү институтларына җибәрүне дәвам итәләр. «Стратус» штаммына килгәндә, хәзерге вакытта 44 проба тикшерелгән - бу барлык булганнарның 65 проценты.

Кызамык буенча хл тыныч: 2025 елда 68 авыру очрагы теркәлгән, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимрәк. Ноябрьдә яңа йоктыру очраклары әлегә бөтенләй булмаган. Уңай күрсәткечләрнең сәбәпләре арасында вакцинацияне аерып күрсәтәләр. 

Кызылчага каршы булган иммунизация турында белгеч фикерен белдерде. һава-тамчы юлы белән йога торган әлеге инфекция хатын-кызлар өчен куркыныч, дип сөйли Авдонина. Йөклелек чорында кызылча йоктырган очракта яралгы үле яки гарип булып туарга мөмкин, шуңа күрә кызылчадан 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга һәм балаларга прививка ясаталар. Республикада 10 798 кешегә прививка ясату планлаштырыла, һәм августтан бүгенге көнгә кадәр план яртылаш үтәлгән.

«Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев