Татарстан - халык арасында үлүчеләр саны түбән булу буенча лидер
Россия субъектлары арасында Татарстан халыкның гомуми үлү күрсәткечләренең түбән булуы буенча 15 лидер арасына керә.
Бу хакта республиканың демографик потенциалына багышланган халыкара конгресста Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.
Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң түбән күрсәткечләрне саклый. Моннан тыш, сабыйлар үлеме дәрәҗәсе беренче биш айда 33,3 процентка кимегән. Былтыр да, быел да бала тапканда ана үлеменең бер генә очрагы да булмаган.
Аның сүзләренчә, республика туучылар саны күрсәткечләре ягыннан үсми, әмма алар тотрыклы дәрәҗәдә кала.
Илдар Фатихов ассызыклаганча, демографик күрсәткечләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда үзәк урынны алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев