ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан хастаханәләренә талпан кадалган сигез мең кеше мөрәҗәгать иткән

Быел апрельдән үк талпаннар «һөҗүме» башланды, апрель ае бик җылы булганлыктан иртә уяндылар.

Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалган 8155 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1758е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Талпан тешләүнең иң күп очрагы Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында теркәлгән.

Талпан боррелиозының 30 очрагы һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының өч очрагы ачыкланган.

 


Нет комментариев