Татарстанда 1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачыла
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак.
Быел ремонт эшләре 183 мәгариф объектын колачлый, шул исәптән:
- мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы буенча – 6 гомуми белем бирү объекты;
- авыл мәктәпләре спорт залларына капиталь ремонт ясау федераль программасы кысаларында – 2 гомуми белем бирү объекты;
- республиканың капиталь ремонт программасы хисабына – 63 белем бирү оешмасы биналары;
- республика мәктәпләренең азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә – 94 объект.
Бүгенге көндә капиталь ремонт алып барыла торган объектлар әзер диярлек. Бөтен эшләр вакытында төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителә. Алар яңа 2024/2025 уку елында ишекләрен ачачак. Әлеге эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
https://youtu.be/6GlZxVg-BCU?si=iBHJKwwsTmu9VSLQ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев