Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль пенсия күчерүләре ясый
Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль граждан ирекле рәвештә пенсия иминияте системасында катнаша, дип хәбәр итә Социаль фонд матбугат хезмәте.
Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгульләр иминият пенсиясен мөстәкыйль формалаштырырга хокуклы. Моның өчен Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге аша мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукый мөнәсәбәттә торырга кирәк. Хәзерге вакытта мондый хокуктан төбәкнең 12 240 кешесе файдаланды.
2026 елда кертемнәрнең түбәндәге параметрлары билгеләнгән: минималь сумма 71 525,52 сум тәшкил итә, бу бер ел иминият стажын һәм 1,090 индивидуаль пенсия коэффициентын тәэмин итә.
Кертемнең максималь суммасы – 572 204,16 сум, тиешле сумма 8,720 ИПК.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев