Капиталь ремонт 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында үткәреләчәк, дип ачыклык керттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Үткән ел республиканың берничә районында гамәлдәге медицина учреждениеләренең 117 бинасы яңартылган.
Модернизация программасының бурычы – беренчел медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм үтемлеген тәэмин итү. РФ Президенты Владимир Путин аны илдә 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.
Нет комментариев