Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 4 меңнән артык кешене укытырга планлаштырыла
Быел Татарстанда 4 меңнән артык кешене яңадан укытырга планлаштырыла.
Укыту «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында өч федераль оператор тарафыннан башкарылачак.
Укуны тәмамлагач, гражданнар мәгариф турындагы законнар нигезендә квалификация турында документ алачак.
Министрлыкта белем алу курсларына язылу тәртипләрен аңлаттылар.
1нче адым: https://trudvsem.ru сайтына керергә;
2нче адым: «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында белем алу» бүлеген ачарга;
3нче адым: «Укуга язылырга» төймәсенә басып, Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга;
4нче адым: үзеңә туры килгәнен сайларга – катнашучы категориясен, төбәкне һәм уку формасын, укырга теләгән компетенцияне, уку урынын;
5нче адым: шәхси мәгълүматларны тикшерергә, төбәкне һәм яшәгән шәһәрне сайларга;
6нчы адым: гаризаны җибәрергә.
Тулырак әлеге хәбәр турында "Татар-инфорс" сайтында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев