Татарстанда 2025 елда якынча 2,4 млн тонна сөт җитештерелгән
2025 елның якынча йомгаклары буенча Татарстан Республикасында сөт җитештерү күләме 2 млн 370 мең тоннага җиткән.
2024 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда үсеш 3,6%, ягъни 82 мең тонна тәшкил итте. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шулай ук савым сыерларының уртача продуктивлылыгы арту теркәлгән: күрсәткеч 556 кг га арткан һәм бер сыерга 8830 кг тәшкил иткән.
Республика эре агрохолдинглары һәм уңышлы фермер хуҗалыклары ярдәмендә үзенең сөт сәнәгатен үстерә. Сөт җитештерүне арттыруда яңа комплекслар төзү, азык әзерләү үзәкләрен ачу кебек факторлар зур роль уйный.
Бүген Татарстан төп азык продуктлары, шул исәптән сөт белән, тулысынча үз ихтыяҗларын каплап, нормадан күпкә югарырак күләмдә җитештерә. Бу күрсәткечләр республиканың азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итә.
Параллель рәвештә регионда терлек азыгы үзәкләре челтәре дә үсә, бу терлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Хәзерге вакытта республиканың 24 районында шундый 58 үзәк эшли, алар 215 мең баштан артык терлеккә хезмәт күрсәтә.
2025 елда 13,8 мең башка исәпләнгән 5 яңа объект ачылды, Арча, Әтнә һәм Саба районнарында тагын өч азык үзәге төзелә.
Сөт җитештерүнең артуы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында азык-төлек иминлеген ныгытуга һәм илнең технологик бәйсезлегенә ирешүгә ярдәм итә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев