Татарстанда 2,3 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган
Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 72 процентка үтәлгән.
Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 72 процентка үтәлгән - төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 2 миллион 271 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, докладчы билгеләп үткәнчә, Татарстанда коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 77 проценты тапшырылган. Бу - 88 күп фатирлы йорт, аларда фатирларның гомуми мәйданы 808 мең квадрат метр тәшкил итә.
Үз чиратында, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил иткән 108 йортның 34ендә 90 мең квадрат метрдан артык мәйданда төзелеш тәмамланган. Шул рәвешле, еллык план 60 процентка үтәлгән.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча республикада 1 миллион 372 мең квадрат метр торак тапшырылган, бу - планның 69 проценты, дип ачыклык кертте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
Айзатуллин аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларының үтәлеше турында да сөйләде. Сүз, гадәттәгечә, дүрт категория турында бара.
Ятим балалар арасыннан быел 641 кеше торак алырга тиеш. Хәзерге вакытка ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты тарафыннан федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 фатир сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән.
Ятим балалар өчен билгеләнгән фатирлар төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан. Икенче дәүләт контракты кысаларында 146 фатир алу буенча аукцион 24 июньдә игълан ителде.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бирелгән 22 сертификатның 13е гамәлгә ашырылган (фатирларның гомуми мәйданы – 1044 квадрат метр). Калган тугыз сертификат иясе өчен торак урыннарын ТР Дәүләт торак фонды сайлый.
«Яшь гаиләләр» категориясендә быел фатир алучылар - 61. 40 гаилә субсидия акчаларын файдаланган инде, калганнары торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итә.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев