Татарстанда 23 сентябрьдә астрономик көз башлана
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 23 сентябрьдә астрономик көз башлана

Көньяк ярымшар өчен бу, киресенчә, астрономик яз башлануын аңлата.

Татарстанда 23 сентябрьдә астрономик көз башланачак. 03:05 сәгатьтә Кояш күк экваторы белән кисешү ноктасында булачак һәм Төньяк күк ярымшарыннан Көньяк ярымшарга күчәчәк.

Шул вакыттан Төньяк ярымшарда төн озынлыгы көн озынлыгыннан арта барачак, ә көннең кыскаруы 21 декабрьдә булачак кышкы Кояш торгынлыгына кадәр дәвам итәчәк. Көньяк ярымшар өчен бу, киресенчә, астрономик яз башлануын аңлата.

 


Нет комментариев