Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 31 декабрьгә кадәр «Чыршы» операциясе барачак

15 декабрьдән алып 31 декабрьгә кадәр Татарстанда «Чыршы» профилактик операциясе узачак, аның максаты – Яңа ел алдыннан ылыслы урман агачларын саклау.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман агачларын законсыз кискән өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф булуын  искә төшерәләр.

Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен ул югарырак – 20 дән 40 меңгә кадәр һәм 200 дән 300 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, әгәр табигатькә зыян 5 мең сумнан артык бәяләнгән булса, хокук бозучыга РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.

"Штрафтан тыш, хокук бозучы урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Компенсация суммасы индивидуаль исәпләнә һәм агач токымына, аның үсү урынына һәм урманнарны яклау категориясенә бәйле", - дип хәбәр ителә  ведомствода.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев