Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 32 йөкле студент кыз бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен мөрәҗәгать иткән

Ярдәм чарасын алу өчен мөрәҗәгать итүче хатын-кыз Россия Федерациясе гражданкасы булырга һәм Татарстанда даими теркәлгән булырга тиеш.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән Татарстанда көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча исәпкә баскан студент хатын-кызлар өчен яңа республика социаль ярдәм чарасы билгеләнде. Бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме 100 мең сум тәшкил итә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, әлеге түләүне алу өчен республикада яшәүче 32 йөкле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Түләүне республика мәгариф учреждениеләрендә көндезге формада укучы һәм 2025 елның 1 гыйнварыннан соң йөклелек буенча исәпкә куелган хатын-кызлар ала ала, дип хәбәр ителә. Ярдәм чарасын алу өчен мөрәҗәгать итүче хатын-кыз Россия Федерациясе гражданкасы булырга һәм Татарстанда даими теркәлгән булырга тиеш.

Гаризаны йөклелекнең 12 атнасыннан башлап һәм бала табу көненнән дә соңга калмыйча яшәү урынындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә бирергә була.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев