Татарстанда 4 кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Авария урынына Арча районы прокуроры Ринат Кәримов килгән.
Бүген Арча – Сеҗе юлының 14 нче километрында Renault Logan машинасы йөртүчесе идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм «УАЗ» белән бәрелешә.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, шулай ук 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажир һәлак була.
«УАЗ» автомобиле йөртүчесе зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев