Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 65 яшь тулганнан соң эшли ала торган дәүләт хезмәткәрләре исемлеге киңәйтелә

Татарстанда дәүләт граждан хезмәте вазифалары өчен билгеләнгән яшь чиге – 65 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәт итү срогын озайту мөмкинлеге бирелә торган исемлекне киңәйтәчәкләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар шундый закон проектын хуплады.

«Гражданлык хезмәте срогы озайтылырга мөмкин, әмма РФ субъектының башкарма органында «җитәкчеләр» категориясе вазифасына билгеләнгән дәүләт хезмәткәренә 70 яшь тулганчы гына», – диде парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, документ белән таныштырганда.

«ТР дәүләт граждан хезмәте турында»гы законга үзгәрешләр кертүче закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгән.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-65-yas-tulgannan-son-esli-ala-torgan-daulat-xezmatkarlare-isemlege-kinaitela-5868329

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев