Татарстанда 8 сентябрьдә «Россия-Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты уза
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 8 сентябрьдә «Россия-Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты уза

Әлеге чара Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә.

Оештыручылар булып Россия халыклары йорты һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Рувики» интернет-энциклопедиясе тора. АКциянең башлану вакыты: 11.00 сәгать.

Диктант өчен нигез булып  Расул Гамзатов әсәрләреннән өзекләр тора. Акцияне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: 8 сентябрь – шагыйрьнең туган көне, ул  бәйрәм көненә әверелгән. Гамзатовның халыклар дуслыгына һәм туганлыгына багышланган иҗаты бердәмлек елы тематикасына туры килә.

Диктантта яшькә, белемгә һәм гражданлыкка бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу бушлай һәм ирекле.

Үз белемнәреңне турыдан-туры яки онлайн рәвештә тикшереп булачак. Татарстанда мәйданчыкларның берсе республика халыклары дуслыгы йорты булачак. Онлайн-версия 8 сентябрьдә «Рувики» сайтында булачак: теркәлгәннән һәм биремнәрне үтәгәннән соң катнашучы автомат рәвештә сертификат ала алачак. Бөтенроссия диктантына нәтиҗәләрне 2026 елның 30 сентябренә кадәр ясау планлаштырыла. Биремнәр тексты рәсми ресурсларда 9 сентябрьдә бастырыла.

Татар-информ

 

 


Нет комментариев