Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда җәмәгать судьяларының 11 бинасына капиталь ремонт ясалачак

2026 елда республикада җәмәгать судьяларының 11 суд участогы бинасына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстанда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Суд участоклары биналарын капиталь ремонтлауга биш ел дәвамында 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. 2026 елда эшләр 11 объектка кагылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ел мөһим вакыйгаларга бай булачак: республикада Россия Халыклары бердәмлеге елы, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында чаралар, ә көзен РФ Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

ТР Рәисе сүзләренчә, республика судлары алдында гражданнарның суд хокукларын һәм сайлау процессының легитимлыгын тәэмин итү бурычлары тора.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев