Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин
Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 18 майда һәм пәнҗешәмбе – 19 майда Татарстанда салкынча һава хөкем сөрәчәк. Чәршәмбе көнне көндез +10…+15 градустан артмаячак, төнлә +3+8 градус булачак. Секундына 15–18 метр тизлектә җил.
Башлангыч фаразларга караганда, җомга – 20 май һәм шимбә – 21 майда яңгырлы суык һава көтелә. Көндез +7…+12, төнлә +1…+6 градус. Урыны белән кырау төшәргә мөмкин.
https://vatantat.ru/2022/05/82090/
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев