Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ау сезоны ачыла

Аучылар көткән вакыт якынлаша, 22 марттан киек кошларны атарга рөхсәт сорап язылган гаризалар кабул ителә башлый.

Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты матбугат үзәге шулай дип хәбәр итә. Гаризаларны “Мои документы” күп функцияле үзәкләренең кайсы филиалына тапшырсаң да була, ул кайсы җирлектә ауга чыгуыңа бәйле түгел. Кайсы вакытка һәм нинди кошлар атарга рөхсәт сорасаң да, гаризаларны кабул итү вакыты бер. 

Ауга рөхсәт алу өчен паспорт, аучылык билеты һәм түләү квитанциясе кирәк. Түләү хакы — 650 сум. Урман тавыгын һәм көртлекне атарга теләүчеләрдән рөхсәт алу өчен хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану өчен түләү турындагы квитанция дә сорала. Язгы ау сезоны 1 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Тик һәр төр киек кошны ату вакыты үзгә.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X