Татарстанда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр
Татарстанда начар һава шартлары аркасында берничә юлда автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелгән.
Сәбәбе күп кар яву һәм күз күреме чикләнгән булу, бу юл хәрәкәтенә куркыныч тудыра. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Чикләүләргә түбәндәге участоклар эләккән:
Казан-Оренбург трассасы (89-249нчы км);
Чистай-Түбән Кама;
Алексеевск-Әлмәт.
Чикләүләр метеошартлар яхшырганчы гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев