Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 5,8 мең ишегалды төзекләндерелде
2020 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5,8 мең ишегалды төзекләндерелде.
Программаның кураторы Арина Петрова хәбәр иткәнчә, бу 1,6 млн тирәсе кеше өчен яшәү шартларын яхшырткан.
"Рөстәм Миңнеханов карары нәтиҗәсендә 2026 елда программа дәвам ителде. Без аның буенча узган елдан бирле актив эш алып барабыз", - дип билгеләде Петрова.
Куратор ассызыклаганча, ишегаллары исемлекләрен формалаштыру принцибы бер мәртәбә билгеләнгән һәм бөтен программага гамәлдә.
"Безнең ишегалды" программасына кергән ишегаллары исемлекләре 2019 елда ук берничә критерий буенча билгеләнгән иде. Төп критерий – йортлар 2014 елга кадәр төзелергә тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, исемлеккә элек асфальт түшәмәне ремонтлау программасы узмаган ишегаллары керә», – дип аңлатты Арина Петрова.
2026 елга республикада 561 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Финанслау күләме 10 млрд сум дәрәҗәсендә сакланачак.
Программага кертелгән ишегаллары исемлеге белән, шул исәптән 2026 елга да, программаның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Татар-информ
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев