Татарстанда биш яшьлек кыз яңа туган энесен тәрәзәдән ыргыткан
Җинаять эше кузгатылган.
25 октябрь кичендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә үтеп баручылар күп катлы йортларның тәрәзәләре астында сабый баланың гәүдәсен тапканнар.
Ачыкланганча, 22 көн элек дөньяга килгән малайны дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән апасы ыргыткан. Кызчыкка - биш яшь. Беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакытта фатирда балалар үзләре генә калган. Әти кеше эштә булган, ә әнисенең кайда булуы әлегә билгеле түгел.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышын Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев