«Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен сайлау бюллетеньнәре әзерләнә. Предприятиедә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев булды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Татарстанда федераль сайлау округы һәм бер мандатлы алты сайлау округы буенча тавыш бирү өчен ике дәүләт телендә 5,8 миллионга якын сайлау бюллетене әзерләнәчәк.
«Безнең бурыч – матбугат процессын контрольдә тоту гына түгел, бюллетеньнең типографиядән алып конкрет сайлау участогына кадәрге маршрутының ышанычлы булуын тәэмин итү. Бастыру эше билгеләнгән вакытта бара, 8 сентябрьгә кадәр ул тәмамланачак, шуннан соң 9 сентябрьдән бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә тапшыру башланачак. Аннары алар участок комиссияләренә керәчәк һәм 18 сентябрьдә тавыш бирү башлануга әзер булачак», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.
«Идел-Пресс» нәшрияты генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренә караганда, бюллетеньнәр тәүлек буе әзерләнә. Аларны бастыру өчен 60 тоннага якын кәгазь һәм 13,5 тонна буяу кулланалар.
Нет комментариев