Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ел башыннан «Пушкин картасы» белән 500 меңгә якын билет сатылган

Әлеге проект 2030 елга кадәр исәпләнгән.

2025 елда «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында башкарыла. Әлеге проект 2030 елга кадәр исәпләнгән.

Республикада «Пушкин картасы» программасыннан 333 800 катнашучы файдалана. 2025 елның беренче 4 аенда әлеге карта белән барлыгы 22 миллион сумга якынча 500 мең данә билет сатылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Татарстан быелның I кварталында сатылган билетлар саны буенча Россия төбәкләре арасында Мәскәүдән генә калышып, 2нче урынны алып тора. Керем күләме буенча – башкала һәм Санкт-Петербургтан соң 3 урында.

Пушкин картасы» программасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән 2021 елның сентябрендә старт бирелде. Программада 14-22 яшькәчә гражданнар катнашырга хокуклы. Карта балансындагы 5 мең сум акчаны театр, музей, концерт заллары, кино һәм башка мәдәният учреждениеләренә билет сатып алуга тотарга ярый. Бүгенге көндә илдә «Пушкин картасы»ннан файдаланучы кешеләр саны 10,5 миллионнан арта.

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-el-basynnan-puskin-kartasy-belan-500-menga-yakyn-bilet-satylgan-5905494

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев