Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда елга навигациясе сезонын 24 апрельдә ачарга планлаштыралар

Республикада елга навигациясе сезоны якынча 24 апрельдә башлана.

Беренче рейс 1 майга планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Татарстан флоты»АҖендә.

Узган ел навигация 25 апрельдә башланды. Май бәйрәмнәрендә Казаннан Яр Чаллыга кадәр «Метеор-2020» дә Чистай, Түбән Кама һәм Алабугада тукталышлар белән яңа маршрут эшли башлаячак. Судно атнага өч тапкыр йөриячәк.

Быелдан Татарстанда навигация ел әйләнәсе булачак. Көзен «Парма-44»  Идел аша Казан белән Югары Ослан арасында пассажирлар йөртә башлаячак. Элегрәк флотны Муса Җәлил һәм Герман Серебренников исемендәге ике «Метеор» тулыландырды.

 

Казань КП

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев