Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда елга сәяхәтенә яңа круизлар ачтылар

Бу юнәлешне үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына керә.

Татарстанда елга буйлап сәяхәтләр елдан-ел популярлаша. «Татфлот» компаниясе мәгълүматлары буенча, үткән ел 260 мең кеше теплоходларда сәяхәт иткән, әле тагын барлыгы 250 меңнән артык кеше елга буйлап даими рейсларда йөргән.

Бу юнәлешне үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына керә.

Халыкта ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, быел республикада берничә туроператор Идел һәм Казансу елгалары буенча круиз турлары ачты, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетыннан. Мәсәлән, Казанда теплоходка утырып, Идел буйлап сәяхәткә чыгарга мөмкин – аудиоэкскурсияле экскурсия Югары Ослан, Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе, Яр буе Морвкашы һәм Печище авылы яныннан уза. Зөя утрау-шәһәрлегенә дә барырга мөмкин.

Казансу һәм Идел елгалары буйлап туристик маршрутлар башкаланың «Казан» Гаилә үзәге яныннан да китә.

Моннан тыш, быелгы сезонда республика халкына һәм кунакларга Казаннан брендлы маршрут – «Бөек Болгар юлы» буенча да теплоходта турлар тәкъдим ителә. Бүген «Бөек Болгар юлы» Идел буе федераль округындагы 14 төбәкне һәм алты милләтнең мәдәни мирасын колачлаган төбәкара туристик проект булып тора. Круиз 3 көннән 7 көнгә кадәр дәвам итә. Аңа Түбән Новгород, Чабаксар, Алабуга, Пермь, Чистай, Болгар, Сарапул, Чайковский, Түбән Кама, Макарьев, Козьмодемьянск портларыннан кушылырга мөмкин.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев