Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Фермер мәктәбе» нәтиҗәләре буенча 100дән артык аграрчы квалификация узды

2021-2022 елларда Татарстанда агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын арттыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылды.

Иң уңышлы проектлар арасында - "Фермер мәктәбе» программасы ачыкланды. 

Татарстан Республикасы әлеге проектны тормышка ашыруда өч тапкыр катнашты. 

Укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.

Ике ел эчендә Татарстанда «Фермерлар мәктәбе» нең 104 тыңлаучысы теоретик әзерлек узды, фермер хуҗалыгы эшенең хокукый аспектларын өйрәнде, яңача агротехнологияләр белән танышты, һәм шулай ук үз шәхси бизнес-планнарын төзеде. Мәсәлән: «Кошчылык», « Итһәм сөт терлекчелеге», «Терлекчелек», «Ат үрчетү», “Үсемлекчелек".

“Фермер мәктәбе” – авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз шәхси бизнесын башлап җибәрергә әзер булган затларны берләштергән уникаль проект. 

Проект 2020 елның сентябреннән старт алган. Шуннан бирле биредә 3 меңгә якын кеше укулар узган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев