Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика Гидрометеорология үзәге Яңа ел төнендә һава торышының бозылуы турында кисәтте

31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә

– буран, көчле бозлавык һәм юлларда кар көртләре булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

31 декабрьдә, республикада бераз бураннар була, кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, урыны белән -15 градуска кадәр булачак. Көндез -3..-8 градуска кадәр фаразлана.

1 гыйнварда һава торышы янә начарлана. Кар, җепшек кар һәм бураннар көтелә. Юлларда бозлавык, «кар боткасы» һәм кар көртләре фаразлана. Термометр баганалары төнлә -5..-10 градус, аязганда -13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез -5 ..0 градуска кадәр җылы булачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/respublika-gidrometeorologiya-uzage-yana-el-tonenda-hava-torysynyn-bozyluy-turynda-kisatte-5864998

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев