ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда гыйнвар аенда җитештерү күләме 410 миллиард сумнан артып киткән

Гыйнвар аенда Татарстан предприятиеләре 410,9 миллиард сумлык товар төяп җибәргән, эшләр башкарган һәм хезмәт күрсәткәннәр. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә.

Иң күбе (25%) нефть эшкәртүгә туры килә. Табыш 102 миллиард сум тәшкил иткән. Икенче урында-8,6% өлеше булган химия сәнәгате, яки 35 миллиард сум. Лидерлар өчлеген азык-төлек тармагы йомгаклый, ул 27 миллиард сум, яки гомуми күләмнең 6,7% 

Шул ук дәрәҗәдә (27,7 миллиард сум) электр энергиясен, газ һәм парны җитештерү, тапшыру һәм бүлү, шулай ук һаваны кондиционерлаштыру.  Аларның 13 миллиарды электр энергиясенә, ә 10 миллиарды пар, кайнар су һәм кондиционерлаштыруга туры килә.

 

Казань КП

 


Нет комментариев