Татарстанда һава торышы кискен начараю сәбәпле, юлларда сак булырга киңәш ителә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразы буенча, бүген 16 сәгатьтән иртәгә, 2 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр республика территориясендә һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә.
Әлеге вакыт аралыгында җепшер кар явачак. Урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе юлларда бозлавык, кар көртләре һәм күз күреме начар булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә.
https://vatantat.ru/2022/11/95794/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев