Татарстанда ясалма интеллект белемен таләп итүче вакансияләр саны 2023 ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга арткан. Бу хакта «Цифрлаштыру чорында Татарстан икътисады» түгәрәк өстәлендә республика цифрлаштыру министры урынбасары Булат Габдрахманов белдерде.
Аның сүзләренчә, бүген базарда 2 меңнән артык шундый вакансия бар. Әмма төп ихтыяҗ технологияләрне, тармакны һәм икътисадый нәтиҗәне тоташтыручы белгечләргә күчте. Шул ук вакытта ЯИ-эшләүчеләр һәм ML-инженерлар өчен вакансияләр саны 140-150 тәшкил итә.
"Иң сирәк белгеч – өч нәрсәне: технология, тармак һәм продукт икътисадын тоташтыручы кеше. Безнең колледжлар, мәктәпләр һәм югары уку йортлары кысаларында нәкъ менә шушы компетенцияләргә өйрәтү мөһим", - дип өстәде ул.
Татар-информ
Нет комментариев