Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яңа гаилә түләвенә гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә

Яңа гаилә түләвенә гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июнендә башланды һәм 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Мөрәҗәгатьләр салым исәп-хисап чоры тәмамланганнан соң кабул ителә, чөнки түләү хокукы алдагы ел керемнәре белән билгеләнә. 13 меңгә якын гариза бирүчегә гаилә түләве билгеләнгән инде», – диде ул.

Кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләрдә яки Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә гариза бирә ала. Мәгълүматларның күп өлеше автомат рәвештә формалаштырыла, әмма аерым очракларда раслаучы документлар таләп ителергә мөмкин.

«Гаризаны карау срогы 10 эш көненә кадәр тәшкил итә. Әгәр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында документлар яки белешмәләр җитәрлек булмаса, гаризаны карау 30 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин. Акча күчерү карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә башкарыла», – дип ассызыклады Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев