Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яшәүчеләр 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлый

12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстандагы  32 парк һәм скверлар  өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шул ук тавыш бирүдә киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле керү мөмкинлегенә ия булачак үз ишегалдын сайлый, шулай ук шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында фикерен калдыра һәм берничә сорауга җавап бирә ала.

Быел Казан территориясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән өчесе – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында. Алар арасында Камал театрының яңа бинасы янындагы территорияләр, Казансу елгасында Һәлак булган сугышчыларга куелган чиркәү-һәйкәл янәшәсендәге яр буе территориясе, «Молодежный» скверында Ф.Кәримгә һәйкәл кую, Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга вакытлы мемориал урнаштыру, Серов урамындагы бульварның өченче чираты, Зур һәм Кече Акчарлак күлләре, Миславский урамындагы сквер бар.

2025 елда 464 ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла, асфальт-бетон өслеген ремонтлауның гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.

Искәртеп үтәбез, Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев