Кайбер очракларда эш бирүчеләр персонал санын оптимальләштерергә һәм кыскартулар үткәрергә мәҗбүр була.
Әмма хезмәт кануннары кыскарту нигезендә эштән азат итәргә ярамый торган хезмәткәрләр категорияләрен билгели. Татарстанда кемнәрне кыскартырга ярамый — «Татар-информ» материалында.
Эш бирүче кемнәрне кыскарта алмый:
йөклелек чорындагы хатын-кызларны;
өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче хатын-кызларны;
14 яшькә җитмәгән баласын ялгыз тәрбияләүче аналарны яки 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләрне;
инвалид баланы ялгызы гына үстерүче ата яки ананы;
3 яшьтән кечерәк баласы булган ата-ананы, әмма бер шарт белән: гаиләдә 14 яшькә кадәрге өчтән артык бала тәрбияләнергә, шулай ук ата-аналарның берсе генә эшкә урнашкан булырга тиеш.
Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеге тигез булганда, эштән кыскарткан очракта түбәндәге категорияләргә өстенлекләр бирелә:
инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә;
уйлап табучыларга;
дәүләт серен белергә хакы булган хезмәткәрләргә;
югары дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга;
ике һәм аннан да күбрәк кешене тәрбияләүчеләргә;
әтисе армиядә хезмәт иткән очракта, бала тәрбияләүче анага;
гаиләдә бердәнбер туендыручыга;
производствода имгәнгән хезмәткәрләргә;
эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләргә.
Нет комментариев