Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яшүсмерләрне гинекологлар һәм урологлар ешрак караячак

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2023 елга тиешле бурыч куелган.

2023 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч стадияләрдә яман шеш авыруларының ачыклануын 62,5% тан 63,2% ка кадәр арттыруны төп бурыч итеп куя. Бу бурыч ведомствоның өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү нәтиҗәләре буенча формалашты.

2023 елга икенче бурыч – Татарстанның сәламәтлек саклау дәүләт системасына кимендә 200 медицина хезмәткәрен җәлеп итү. Өченчесе-авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм өчен 45тән дә ким булмаган фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне тәэмин итү. Дүртенчесе – Татарстанда табибларның һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакы нисбәтен кимендә 200% һәм 100% саклап калу. Бишенче бурыч - онкологик авыруларны диспансер күзәтүе белән колачлауны 70% тан 75% ка кадәр арттыру.

Бурычлар арасында шулай ук: 17 яшькә кадәрге балалар арасында үлем-китем очраклары санын киметү, яшүсмер кызларны гинекологлар һәм 15-17 яшьлек малайларны урологлар тарафыннан профилактик медицина тикшерүләре белән колачлауны 75% тан 78% ка кадәр арттыру, кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүе белән колачлауны 60% тан 70% ка кадәр арттыру һәм башкалар.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yashsmerlrne-ginekologlar-m-urologlar-eshrak-karayachak

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев