Сак булыгыз!
М7 трассасы районында, Түбән Морквашы авылыннан ерак түгел ике балыкчы боз астына киткән.
Елгада ир-ат батуы турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 10 март көнне көндез алынган. Коткаручылар шунда ук фаҗига урынына чыккан. Батучы ир-атлар тавышын ишеткән шаһитләр коткаручыларга шул урынны курсәткән. Бирегә баулар, баскыч, таяклар белән юнәлгәннәр. Бераз вакыттан соң коткаручыларга кушылган водолазлар ике метр тирәнлектә ике балыкчының мәетен табып алган.
Нет комментариев