Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проект буенча РФ терәк челтәренең 16 автомобиль юлы участогын ремонтлаячаклар

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча быел Россиянең терәк челтәренә керә торган төбәк автомобиль юлларының 16 участогына ремонт ясалачак.

Аларның гомуми озынлыгы-30 км дан артык, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татарстанда Россиянең терәк челтәренә керүче төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә. Алар шәһәрләрне һәм республиканың административ үзәкләрен тоташтыра, Казанга, шулай ук мөһим транспорт төеннәренә – аэропортларга, тимер юл станцияләренә һәм эчке су юлларына килүне тәэмин итә», – дип билгеләделәр министрлыкта.

Быел Тукай районында Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 0+000 км дан 5+208 км га кадәрге участогын ремонтлау планлаштырыла.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев