ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проект буенча светофорларны модернизацияләү эшләре төгәлләнде

Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.

Барлыгы 18 светофор модернизацияләнгән. Аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Финанслауның гомуми суммасы 125,7 млн сум булган, аларның 91,8 млн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Модернизацияләнгән барлык светофорлар да бердәм системага кертелгән, алар шәһәр дәрәҗәсендә адаптивлыкны тәэмин итү өчен транспорт агымы параметрлары турында мәгълүмат җыюны һәм визуализацияләүне тәэмин итә.

«Интеллектуаль транспорт системаларын кертү халыкның уңайлылыгына һәм бөтен транспорт системасының тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Адаптив идарә ярдәмендә юлларда бөкеләр һәм тыгымнар азая – хәрәкәт хәтта час-пик вакытында да салмак була. Без бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәчәкбез», – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Искәртеп үтик, интеллектуаль транспорт системаларын 300 меңнән артык халык яшәгән шәһәр агломерацияләрендә урнаштыралар. Бу торак пунктларда трафикның сизелерлек артуына бәйле.

Татарстанда ИТС урнаштыру эшләре 2020 елдан алып барыла. Соңгы биш елда адаптив идарә өчен 124 светофор модернизацияләнгән, 597 юл хәрәкәте детекторы һәм 610 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

 

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев