Татарстанда яшәүче иң өлкән кешегә 107 яшь тулган. Бу хакта республикада өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Республикадагы иң өлкән кеше - Ютазы районыннан Мөхтәрәмә Хәертдинова. Ул 1919 елның 2 апрелендә туган һәм хәзер аңа 107 яшь.
Шулай ук Татарстанның иң өлкән яшьтәге кешеләре арасында 1919 елның 1 сентябрендә туган – Алабуга районыннан Клавдия Михайловна Пустобаева һәм 1919 елның 5 ноябрендә туган – Питрәч районыннан Александр Павлович Липатов та бар. Аларга 107 һәм 106 яшь.
Брифингта тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, 2026 елның 18 сентябренә Татарстанда 100 яшь һәм аннан өлкәнрәк 335 кеше исәпләнә. Чагыштыру өчен, 2023 елда алар 211 иде, ә 2024 елда – 233. Шул рәвешле, өч ел эчендә республиканың йөз яшьлек халкы саны 58,8 процентка арткан.
Моннан тыш, Татарстан халкының 23 процентын эшкә яраклы өлкәннәр тәшкил итә.
татар-информ
Нет комментариев