Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Аена 200 мең сумнан артык

Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансия:  ультратавыш диагностикасы табибы - акушер-гинеколог.

Мондый белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт түләнә. Superjob эш эзләү сервисында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

Аның артыннан стоматолог-терапевтлар килә, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне программистлар (175 мең сум) йомгаклый.

Бишлеккә шулай ук IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев