Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда җиңел машиналарны техник карау кыйммәтләнә. Ничә сумга?

Республикада 2023 елның 1 гыйнварыннан техосмотр кыйммәтләнә.

 

Җиңел машиналарны техник карау бәясе 79%ка артып, 510 сумнан 913 сумга җитәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) рөхсәт иткән чик бәя бу.

Премьер-министр Алексей Песошин республикада транспорт чараларына техосмотр уздыруның чик күләмнәре турында карарга кул куйган. Документ бүген Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Шулай итеп, М1 категориясендәге транспорт (җиңел машиналар) өчен техник карау үткәрүгә түләүнең чик күләме – 913 сум, М2 һәм М3 категорияләре өчен (автобус, троллейбус, махсус пассажир транспорты) – 1 563 һәм 1 888 сум тәшкил итәчәк. Йөк машиналарына техосмотр уздыру, төренә карап, 999 сумнан 1 966 сумга җитәчәк. Мотоцикллар, мопед, квадроцикллар һ.б. 321 сумга төшәчәк.

https://vatantat.ru/2022/12/100216/

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X