Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда йомырка бәясе арткан

Узган атнада, ягъни 3–10 октябрь аралыгында Татарстанда кайбер азык-төлек товарларына бәяләр арту теркәлгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Әйтик, помидорга бәя 12,5 процентка – 78 сумга кадәр арткан. Бер атна элек аның уртача хакы 70 сум булган. Тавык йомыркасына да бәя 4 процентка арткан. Хәзер аның уртача хакы – 79 сум.

Шул ук вакытта арзанайган азык-төлек товарлары да бар. Әйтик, карабодайга бәя төшкән. Хәзер аның килосы – 89 сум. Алма һәм кишернең хакы да 3 процентка арзанайган. Бер кило алманың уртача бәясе хәзер – 86 сум булса, кишернеке – 25 сум.

https://vatantat.ru/2022/10/94447/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев