Татарстанда ислам финанслары буенча яңа комитет төзелә
Яңа орган хәләл-индустрия базарында сертификацияләүче структуралар үрнәгендә эш итәчәк
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте президиумы, казыйлар һәм имам-мөхтәсибләр белән киңәшләшеп, Голәмәләр шурасы каршында ислам финанслары буенча махсус шәригать комитеты төзү турында карар кабул итте.
Әлеге яңа структура хәләл индустриясендәге сертификацияләү органнары үрнәгендә эшләячәк. Комитет Россиядә ислам финанслары өлкәсендә эшләүчеләр өчен финанс продуктларына шәригать ягыннан бәя бирү, аларга экспертиза уздыру һәм бәйсез шәригать аудиты үткәрү белән шөгыльләнәчәк.
ТР Диния нәзарәтендә ассызыклап үтүләренчә, әлеге комитетны булдыру ислам финанс инструментларына карата ышанычны көчәйтергә, тармакта бердәм һәм ачык стандартлар формалаштырырга, шулай ук Татарстанның Россиядә ислам икътисады үсешендәге әйдәп баручы үзәкләрнең берсе буларак дәрәҗәсен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында — финанс продуктларына һәм килешүләргә шәригать экспертизасы үткәрү, аларның ислам кануннарына туры килүе буенча фәтвалар әзерләү, яңа ислам финанс продуктлары булдыру, шулай ук профильле оешмалар эшчәнлегенә бәйсез аудит үткәрү бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев