Татарстанда юл программасына 2026 ел ахырына кадәр 5 млрд сум юнәлдереләчәк
Татарстанда 2026 елга юл программасын финанслауны 46,6 миллиард сумнан 51,7 миллиард сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.
Өстәмә 5,1 миллиард сум Хөкүмәт күрсәтмәләре һәм 2025 елгы юл фондының файдаланылмыйча калганнардан хисабына керәчәк.
Бу хакта коррупциягә каршы тикшерү уза торган республика Министрлар Кабинеты карары проектыннан билгеле булды.
Акчалар бөтен республика территориясендә автомобиль юлларын һәм күперләрне төзүгә, яңартуга һәм капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк. Аерым алганда, 256,9 миллион сумга төшәчәк Нурлат — Чуаш Тимерлеге — Красномайский трассасын һәм Мамадыш — Кукмара — Түбән Русь — Танькино юлларын реконструкцияләү планлаштырыла, аңа 191 миллион сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук Кукмарада тимер юл аша 228,1 миллион сумлык юлүткәргеч төзү һәм Аксубай районында Олы Сөлчә елгасы аша күперне яңарту күздә тотыла, моңа 109,5 миллион сум каралган.
Кайбер капиталь ремонт объектларын «Яшәү өчен инфраструктура» программасына күчерәчәкләр. Алар арасында-Татарстанның Азнакай, Арча, Лаеш, Алабуга, Зеленодольск, Менделеевск һәм Нурлат районнарындагы юллар. Якындагы ике елга программаны финанслау элеккечә калачак, бюджеттан өстәмә акчалар таләп ителмәячәк.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев