Татарстанда кар катламы декабрьдә генә ятачак
Татарстанда бу атнада кар катламын көтәргә кирәкми, чөнки моның өчен тиешле һава шартлары юк.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, дүшәмбе Татарстанда һәм республика башкаласында һава температурасы 0..-2 градус булачак. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Казанда +4..+5 градуска кадәр җылытачак. Шулай ук чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә шәһәрдә бераз кар яварга мөмкин.
«Җомга көнне көндезге сәгатьләрдә Татарстанда, шул исәптән Казанда да яңгыр явачак, ә һаваның иң югары температурасы +3 градус тәшкил итәчәк», – диде агентлык әңгәмәдәше.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев