Татарстанда кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4 процентка арткан
Татарстан Республикасында шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4% ка артты.
Бу хакта РИА новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шул ук вакытта Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 22 нче урында тора.
Республикада шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алып, икътисадый актив гражданнарның гомуми саныннан МСПда эшләүчеләр өлеше 2024 елда 40,8% тәшкил итте. Бу – 837,8 мең кеше.
Рейтингта Татарстан күршеләре булып кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүче 40,9% белән Смоленск өлкәсе (21 нче урын) һәм 40,7% белән Рязань өлкәсе (23 нче урын).
Рейтингның антилидерлары – 10,9% белән Ингушетия Республикасы, 19,2% белән Ямал-Ненец автоном округы, 21,2% белән Чукот автоном округы, 23,2% белән Саха (Якутия) Республикасы һәм 24,2% белән Чечен Республикасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев