Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда керемнәр Россиядәге уртача дәрәҗәдән түбән

Өченче квартал нәтиҗәләре

Халыкның керемнәре буенча Россия төбәкләре рейтингында 2025 елның өченче кварталында Татарстан 12нче урынны алды.

РИА «Новости» тикшеренүе нигезендә, республика халкының җан башына уртача керемнәре аена 66,7 мең сум тәшкил иткән — бу гомумроссия күрсәткеченнән түбәнрәк.

Росстат мәгълүматларына караганда, әлеге чорда ил буенча уртача керемнәр аена 73 мең сумга җиткән. Бу 2024 елның өченче кварталына караганда 9,6 мең сумга күбрәк. Реаль чагылышта үсеш 6,3% тәшкил иткән.

Рейтингта иң алдынгы урыннарны Ерак Төньяк төбәкләре: Ненец, Ямал‑Ненец һәм Чукотка автономияле округлары алган. Аларның югары күрсәткечләре, нигездә, кырыс климат шартлары һәм эшләрнең катлаулылыгы аркасында гадәттәгечә югары хезмәт хаклары билгеләнгән файдалы казылмалар чыгару тармакларына бәйле.

Рейтингның капма-каршысында – соңгы урыннарны Ингушетия, Тыва һәм Карачаево‑Черкесия алган.

 

«Реальное время»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев