Татарстанда климатик яз 20 марттан соң башлана, ди синоптиклар
Татарстанда климатик яз 20 марттан соң урнашачак.
Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш», - диде эксперт. Бу фактор климатик язны фаразлауда төп фактор булып тора.
Кар һәм боз капламы эрүен исәпкә алучы фенологик яз соңрак киләчәк. Вак һәм эре елгаларда боз апрель уртасыннан да иртәрәк кузгалмаячак, дип йомгаклады Ильин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев