Татарстанда көчле җил һәм боз явуы көтелә
20 майда һава торышында үзгәрешләр.
Татарстанда 20 майда көндез һәм кичен көчле җил көтелә, тизлеге секундына 15-20 метр булачак. Моннан тыш, республиканың кайбер районнарында боз явуы ихтимал.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев