Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда контрактчыларга түләүне 2,8 миллион сумга кадәр арттырдылар

Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган акча 2,8 миллион сумга кадәр арта.

Әлеге сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрне бергә кушкач килеп чыга:

Татарстаннан – 2,1 миллион сум;

РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум;

ТР муниципалитетлары һәм предприятиеләреннән – 300 мең сумга кадәр.

Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да искәртергә кирәк.

Бер тапкыр бирелә торган акча Татарстан территориясендә контракт төзүчеләргә түләнә. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына контракт төзегән вакытта яшәү һәм юл өчен түлиләр. Моңа нибары бер көн вакыт китә, чөнки Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге эшли.

Анда теләгән һәркемнең документларын рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хәрби хезмәткә яраклылык категориясен белергә, тиешле барлык ташламалар һәм түләүләрне алырга ярдәм итәләр. Үзәктә боларның барысын да бер тәүлек эчендә эшлиләр. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгын һәм ИНН алырга булышалар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев